Коткаручылар ерганактан 66 яшьлек ир-атны ярга чыгарганнар, табиблар аның үлемен раслаган
Яшел Үзән районында «Идел» М7 юлының автомобиль күпере астында Иделдә ике балыкчы боз астына төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Коткаручылар ерганактан 66 яшьлек ир-атны ярга чыгарганнар, табиблар аның үлемен раслаган. Икенче балыкчыны хәзер водолаз коткаручылар төркеме эзли.
Нет комментариев