Янгынның беренчел сәбәбе – электрүткәргечнең кыска ялгануы
Мөслим авылында кирпеч белән тышланган бер катлы шәхси йортта янгын чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын мәйданы 80 кв. м тәшкил иткән.
Фаҗига нәтиҗәсендә 40 яшьлек хатын-кыз һәлак була – аның гәүдәсен янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү вакытында таба.
Янгынның беренчел сәбәбе – электрүткәргечнең кыска ялгануы.
Вести Татарстан
Нет комментариев