Кечкенә бала фаҗигагә тарыган...
Җәмгыять

Кечкенә бала фаҗигагә тарыган...

Грозныйда күпкатлы йортта чак фаҗига булмый калган. Анда стенадан чыгып торучы кечкенә генә металл балкада басып торган баланы коткарганнар.

"Матбугат.ру" ачыклаганча, малайга 8-10 яшь тирәсе.  

Аңа ярдәмгә ир-ат килә: күрше тәрәзәдән чыгып, аны кулыннан тотып ала, бала һавада асылынып кала. Аннан ир-ат җайлап кына малайны фатирга күчерә. Видеодан күренгәнчә, янәшәдә полицейский да булган. Могҗиза белән беркем дә зыян күрмәгән, дип яза Беренче канал.  

Мәгълүматлар бик аз, ә сораулар күп кала. Иң беренче чиратта, баланың бу вакытта әти-әнисе кайда булуы турында әлегә бер хәбәр дә юк. 

Фото: скриншот

Тулырак: Матбугат.ру 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев