Рөстәм Нәбиев следж-хоккей төркеменнән куылуы турында Инстаграм аккаунтында яза. Ул спортсменнарның яшәүләре турында социаль челтәрләрдә видеоязма элгән була.
Сындырып ла сыный язмыш... Яшьли әнисен югалткан, армия хезмәтенә барып, берничә көн үтүгә, казарма бинасы ишелеп, ике аягын югалткан, шушы сынауларга да бирешмичә, яшәргә көч табып, гаилә корып, күпләргә үрнәк булып, сокландырып яшәүче, алай гына түгел, спортчы булып биеклекләр яулый башлаган, танылган блогер, Башкортстанда яшәүче татар егете Рөстәм Нәбиев тагын зур сынаулар алдында калган. Бу юлы ул үзе кебек инвалид спортчыларны яклап, гаделлек эзләп, бик авыр хәлгә калган.
Проблемалары да әлеге видеодан башланып китә. Үзенең хаклы булуын раслау өчен, паралимпияче Путинга мөрәҗәгать әзерләгән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев