Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Алмаларны... тозлагыз!

Алма уңышын кая куярга белмәсәгез, кайнатма, сутлар эшләп арысагыз, аларны банкаларга тутырып, тозлап-шикәрләп куегыз.

Тозланган алмалар (моченые яблоки) бик файдалы. Бу ризыкны ашау алдыннан яисә ашагач та кулланырга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, болай иткәндә организм барлык файдалы матдәләрне үзләштерә, тән тиресе яшәрә. Ә аларны әзерләү бик җиңел! 

Өч литрлы банка, бер килограмм алма, өч кашык шикәр комы, бер кашык тоз, өч канәфер, ике дәфнә яфрагы, чиста су кирәк булачак.

Стерильләнгән банка төбенә канәферне һәм дәфнә яфрагын салабыз һәм чиста итеп юылган алмаларны тыгыз итеп тутырабыз.
Кайнатып суытылган суга (якынча бер литр) тоз, шикәр салабыз һәм эрегәнен көтәбез, соңыннан алмалар өстенә коябыз.

Дүрт тәүлек бүлмә температурасында торганнан соң алар әзер булырга тиеш. Бу вакыттан соң банкага капкач каплап, суыткычка алып куярга кирәк.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: vosadu-li-vogorode.ru

Автор:Ләйсән Якупова

 Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тозланган алмалар