Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле сыр рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк булачак:

—  1 л сөт;
—  1 кг эремчек;
— 2 күкәй ( йорт тавыкларыныкы булса, сарырак була сыр төсе👍);
— 150 г сыер мае;
— тоз;
— бер балкашык (уртача өеп кенә) чәй содасы;

Эш барышы:

1. 5-7 литрлы чуен казанга сөт саласыз.
2. Кайнап чыкканчы, өсте элпәләнүгә, саласыз эремчекне.
3.Талгын утта салмак кына болгатасыз, яшел суы аерылып чыккач, бер 3 минут тотасыз да дуршлагка салып сөзәсез.
4. Эремчек саркыган арада, казан төбенә 150 г сливочный май салып эретә торасыз.
5. Күкәйләрегезне яхшылап бер савытта бутап куегыз алдан.
6. Казандагы эреткән май өстенә эремчекне саласыз, тукмак белән изгәлисез май бн катнаштырып. Чәй содасы саласыз, күпереп китә.
8.Тәменчә тоз саласыз. Миңа бераз тозлырак ошый. Бутарга талгын ут өстендә, бер тоташ массага әйләнгәнче.
9. Аласыз уттан. Күкәйләрне өстисез, изә-изә, кызу-кызу болгатасыз яхшылап.
10. Куясыз талгын утка. 10 минутлап (күкәйләре пешсен) тагын талгын ут өстендә туктаусыз изеп болгатасыз.

Тозын алай да тагын кабып карагыз. Өстәргә соң түгел. Аннары майланган формага салып суытасыз. Бик тәмле була. Әзерләгән ризыкларыбыз тәмле булсын.

Фәүзия Шәйхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә