Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Ләвәштән чипсылар

Кетердәп торган «чипсы»ларны балалар да ярата.

Ингредиентлар: юка ләвәш, үсемлек мае, сарымсак, тоз, борыч, тәмләткечләр (мин салмыйм, сез үзегез яратканны куллана аласыз).

Ләвәшләрне «чипсы» зурлыгында шакмаклап турарга. Үсемлек маена изелгән яки вак угычтан уылган сарымсак, тоз, борыч һәм яраткан тәмләткечегезне салырга мөмкин. Бу массаны яхшылап болгатырга һәм ләвәш «чипсы»лары өстенә агызып болгатырга.

Табага пергамент кәгазь җәяргә һәм вакланган ләвәшне тезәргә. 180 градуска кадәр кызган духовкада 15 минут тотарга.

Чыганак: Интертат, фотолар: Гөлүзә Василова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт файдалы киңәшләр лаваш ләвәштән чипсылар