Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Сырны ничек ясыйлар?

Сез дә шушы рецепт буенча ясыйсызмы?

Дуслар, сез сыр яратасызмы? Кибеттә аның бәясе фәлән сум торганлыктан, аны үзегез дә ясау бик җиңел икәнен беләсезме?

Аны эшләү буенча һәр хуҗабикәнең үз сере бардыр, әлбәттә. Шулай да монысына игътибар итегез әле. Бик тәмле килеп чыга.

Кирәк булачак: 1 литр сөт, 1 килограмм эремчек (майлы хуҗалык сөте һәм эремчегеннән яхшырак чыга), 100 грамм сыер мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы сода, 1 чәй калагы тоз.

Сөтне кайнатып чыгарыгыз да өстенә эремчек салыгыз. Кайнап чыгуга уттан алып сөзегез. Яхшырак сөзелгән саен сыр уңышлырак килеп чыгачак. Арытаба сыер маен эретегез һәм шуңа сөзгән эремчекне, йомырка, сода, тоз салып, 20 минут яхшылап болгатып пешерегез. Бәрәңге төйгеч белән болгататып пешерергә дә мөмкин.

Шуннан соң, формага салып, салкын урынга куярга кирәк. Сыр күбрәк торган саен тыгызлана, тәмлеләнә бара, 1-2 көннән соң тыгыз, кибет сыры кебек була.

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сыр ясау