Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Гуманитар ярдәм райондашларыбызга барып җитте (фото)

Волонтерлар адресына бик күп җылы хатлар килә.

6 апрель көнне Балтач волонтерлары кабат гуманитар ярдәм белән юлга кузгалган иде. Алар райондашларыбызга исемле посылкалар, азык-төлек, җылы киемнәр, төзелеш материаллары һәм сугышчыларыбыз сораган кирәк-яраклар алып киттеләр.

Егетләребез исән-сау хәрби операция зонасына барып җитеп, райондашларыбызга ярдәмнәрне тапшырган.

Волонтерлар адресына бик күп җылы хатлар килә. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

«Бик зур рәхмәт әйтәсе килә шушы гуманитар ярдәм егетләренә (Радик абый, Сергей абый, Ринат абый һәм башка егетләргә, кызганыч, аларның исемнәрен белмим.) Ирем ялга кайткан иде, алар белән бергә китте, исән-сау барып урнашты. Үзенең торган урынына кадәр озатып куйганнар. Рәхмәт сезгә изге эшләрегез өчен, егетләр, бу яхшы эшләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын, исән-сау йөрегез юлларда. Бар эшләгән яхшылыкларыгыз өчен тагын бер зур итеп рәхмәт».

«Бик зур рәхмәт сезгә, минем улым да посылкаларны алды, юлларда исән-имин йөрегез, сәламәт булыгыз, тагын бер тапкыр зур рәхмәт сезгә олы йөрәкле кешеләр».

«Ирем посылканы алган. Шундый зур игелекле, жаваплы, шул ук вакытта хәтәр дә эшегез өчен бик зур рәхмәт».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм сво