Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Гайнан бабам күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орден һәм медальләргә лаек була (фото)

Армия сафларында хезмәт иткәндә бабамны 1939нчы елда Фин сугышына алалар.

Минем ике карт бабам да сугышта катнашып, Туган якларына исән-сау әйләнеп кайтып гаилә корып яшәгәннәр. Мин аларның нәсел дәвамчысы булуым белән бик горурланам!

Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларымның берсе, әтием Фазыл ягыннан карт бабам — Гайнан Шәмсетдин улы Шәмсетдинов һәм әнием Ясминә ягыннан карт бабам — Магъфур Газизулла улы Газизов.

Гайнан бабам 1916нчы елда туган, Алан авылында яшәгән, ул бик кыю йөрәкле батыр булган, ул 3 төрле сугышта катнашкан. Армия сафларында хезмәт иткәндә аны 1939нчы елда Фин сугышына алалар. Шуннан соң Бөек Ватан сугышы башланып китә. 1941нче елда сугышның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышы фронтына күчерелә. Сугышның бар авырлыкларын күреп, яраланып ул соңгы көннәргә кадәр батырларча сугыша. Берлинга кадәр барып җитеп, Җиңү таңын шунда каршылау бәхетенә ирешә хәтта!

Инде сугыш тәмамланды, Туган якларга кайтырга дип җыенганда, бер төркем солдатларны Кытай һәм Японияне азат итү өчен Сахалин һәм Маньчжуриядә барган хәрби бәрелешләрдә катнашырга алып китәләр. Ул бу сугышта бик нык яралана, терсәктән бер кулы өзелә.

Күрсәткән батырлыклары өчен Гайнан бабам бик күп орден һәм медальләргә лаек була.

Ул 1946нчы елда туган ягына кайта. Колхозда бригадир булып эшли, җил тегермәне төзү эшендә катнаша, авылда данлыклы балта остасы да була әле ул. Бабай Зәйнәп әбием белән гаилә корып, 11 бала тәрбияләп үстерәләр. Ул 1981нче елда вафат була.

#МойГеройМояСемья

Камил Шәмсетдинов,

Балтач гимназиясе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья