“Беренче сентябрь иртәсендә!” дигән бәйгебезгә килеп ирешкән 24 фотосурәт арасында җиңүчеләрне ачыкладык.
Бу юлы без ике җиңүчене билгеләдек. Аның берсе, алдан хәбәр ителгәнчә, нәтиҗәне сайттагы һәм инстаграмдагы лайклар суммасы буенча, ә икенчесе Инстаграмдагы фотолар арасыннан очраклы рәвештә билгеләнде (видеоязмадан карасыз).
Димәк, беренче җиңүчебез - 19нчы номерлы фото - Норма урта мәктәбенең 9а сыйныф укучылары.

Икенче җиңүче булып, 1нче номер астында катнашкан Рамил Нәҗипов табылды. Аларны ихластан җиңүләре белән котлыйбыз.

Бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, нык сәламәтлек, эшегездә-укуыгызда бары тик уңышлар гына юлдаш булуын теләп калабыз. Бездән аерылмагыз, алда әле тагын кызыклы бәйгеләр көтә.
Ә хәзер, сезнең хозурыгызга нәтиҗәләр таблицасын тәкъдим итәбез.

Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев