Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Гашыйк ит син мине... тагын, тагын!”

Хөрмәтле сайт укучыларыбыз! Озакламый 14 февраль – Гашыйклар көне! Без дә шул уңайдан фотосурәтләр бәйгесе игълан итеп, Бөтендөнья гашыйклар көненә үз өлешебезне кертергә будык.

Моның өчен, әлбәттә инде, сездән бик күүүүп фотосурәтләр килүе ( BaltasiRed2005@yandex.ru ) кирәк. Һәрберебез дә белә, бу көн үзгә, җанга рәхәт бәйрәм! Олысына да, кечесенә дә! Мәхәббәт бит ул яшенә-картына карамый, бер кабынган сөю хисе олыгайгач та сүрелми, дип язалар. Шуңа күрә фотоларда һәр буын вәкиле яки вәкилләре сурәтләнгән булырга мөмкин. Бер-берсенә мәхәббәт белән яшәүче гаиләләребез күпме, озак еллар матур итеп дуслашып йөрүче гашыйк егет-кызларыбыз да аз түгел! Әйдәгез әле, үзебезне үрнәк һәм матур яктан күрсәтик , сезнең фотоларны күреп гаиләләр тигезлеге дә ныгыр, сүнә барган сөю хисләре дә кабыныр. Бакча яшендәге сабыйларның кочаклашуы да бик күркәм бит, җибәрегез андый фотоларны да.

Бәйгенең тәртибе. Фотолар бүгеннән, ягъни 22 гыйнвардан башлап 4 февральгә кадәр кабул ителә ( BaltasiRed2005@yandex.ru ). Тавыш бирү вакыты 4февральдән 14 февральгә кадәр. Тавыш бирү өчен сайтның баш битендә урнашкан "Сораштыру" блогында теркәлү үтәргә кирәк. Аннары инде тавышыгызны бер тапкыр (!) үзегез теләгән фотога бирә аласыз.  Иң күп тавыш бирүче 14 февраль көнне игълан ителәчәк! Башладык!

Искәрмә: фотоларның темага туры килүе шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гашыйк ит син мине...