Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Беркемгә дә рәхәт түгел...

Күптән түгел Балтачта административ комиссиянең чираттагы утырышы  узды.

Максат – төзекләндерү кагыйдәләрен бозган иптәшләр белән профилактик сөйләшүләр алып бару.Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов алып барды. Утырыш барышында гражданнарга карата административ эшләр дә каралды (чакырылган 9 гражданның 7се килгән иде). Район газетасы битләрендә әледән-әле комиссиянең нәтиҗәләре буенча мәкаләләр басыла. Шуңа да карамастан, кагыйдә бозучылар саны кимеми. Һәрбер утырыш саен комиссия рәисе һәм аның вәкилләре бертуктаусыз кабатлап торалар: “Төзелеш алып барсагыз, кирәк-ярак материаллар алып кайтсагыз – авыл җирлегеннән белешмә алыгыз”. Тик әлеге сүзләр тиешле адреска барып җитми. Өстәвенә әле аларның күбесе гаепләрен
танымый. Таныганнары да гаепне авыл җирлегенә сылтый.
– Экологлар беркетмә төзегән көнне үк без бөтен төзелеш материалын да алдык (телефоннан дәлилләүче фотолар күрсәтә Н.Ж.), – ди комиссиягә чакырылган ир кеше. Ачыкланганча, аңа территориясен төзелеш материалларыннан арындырырга бары бер сәгать вакыт җиткән. Комиссия килгәнен һәм экологларның беркетмә төзегәннәрен көтәргә кирәк булдымы икән аңа? Безнең район өчен бу тәүге очрак кына түгел. Төзе-
леш материалларының йорт тирәсендә генә булырга тиешлеген белә торып (авыл җирлекләре даими кисәтеп торалар), районда яшәүчеләр әлеге кисәтүләрне гел дә җитди кабул итми. Күрмәсләр әле дип уйлыйлар. Аннан кисәтү алалар, комиссия каршына басалар һәм аклана башлыйлар. Монысы әле ярый. 3000 мең сумга кадәр
акчаларыннан да колак кагарга мөмкиннәр бит (нәкъ менә шушының кадәр штраф төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен каралган). Әлеге утырыш нәтиҗәләре буенча, кисәтү өммәтендә административ җәза билгеләү турында карар кабул ителде.
– Сезгә дә комиссия каршына басу күңелле түгел. Безнең дә сезне тиргисе һәм штрафка тартасы килми. Шуңа күрә, бездә төзекләндерү кагыйдәләре барлыгын
һәм аларны бозарга ярамаганлыгы турында онытмасагыз иде, – диде нәтиҗә ясап
Равил Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев