Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Чисталык чүпләмәүдән башлана! (+ бик күп фото)

«Шундый тәкъдим дә әйтәсем килә, юл кырыйларын җыештырырга укучы балаларның үзләрен чыгарырга кирәк»

Билгеле булганча, ел саен 1 апрельдән республикада һәм шул исәптән районыбызда да чисталык икеайлыгы башлана. Ул башланганнан соң ике атнадан артык вакыт үтте һәм инде беренчел нәтиҗәләр ясарга да вакыттыр. Атна уртасында район административ комиссия сәркатибе Фәнил Муллахмәтов белән бистәдәге чисталык торышы белән танышып чыктык. Инде җыештырылган участоклар да, чүпкә батканнарын да күрергә туры килде. Бу җирләр фотога төшерелеп, тиешле кешеләренә күрсәтеләчәк, ә инде кабаттан тикшергәндә, җитешсезлекләр эшләнмәгән булса, бу очракта инде штрафлар да салыначак. Ә алары саллы!
Бистәдә генә түгел, районыбызның күпчелек җирендә шешәләр ялтырап яткан, башка төр чүпләр булган җирләрне күрергә туры килә. Бигрәк тә юл кырыена атылган шешәләрне күп җирдә очратып була. Елның-елында бюджет өлкәсендә эшләүчеләр юл кырыйларын чистартырга чыга. Әлбәттә, бер дә рәхәт эш түгел, чөнки кемдер чүбен җиңел генә ташлап китә, ә аңа катышы булмаган кеше шундыйлар артыннан чистартырга мәҗбүр.

— Быел да юл кырыендагы чүпләрне җыештырырга чыктык, ел да шул бер үк хәл күзәтелә, — ди Түбән Кенә мәдәният йорты җитәкчесе Кадрия Галимуллина. — Бу тәрбиясезлек гаиләдән башлана. Үзебезне үзебез чисталыкка өйрәтмәсәк, балаларны кем чис-талыкка өндәр соң?! Укучы балаларны гына алыйк, кибеттән тәм-том алалар да юл буе чүпләп кайталар. Өйрәтегез, чипсы, кириешки, туңдырма капларын кесәләренә салсыннар. Кайткач чүп савытына алып салырлар. Чүпне кая ташларга дигән заманда яшәмибез, атна саен капка төбеннән җыеп китәләр бит. Шуңа күрә балаларга да, оныкларга да чисталык тәрбиясен кечкенәдән бирик. Һәм шул ук вакытта шундый тәкъдим дә әйтәсем килә, юл кырыйларын җыештырырга укучы балаларның үзләрен чыгарырга кирәк. Бер көн патриотик дәрес булыр иде. Аннан соң юл кырыйларын башка чүпләмәсләр дә иде.

Юл кырыендагы чүпләрне җыючылар да, шул ук вакытта үз бакчасы янында яткан шешә һәм башка төр капларны җыештырмаучылар да бар. Янәсе, безнеке түгел. Дөрес, чис-талык ул чүпләмәүдән башлана. Шул ук вакытта чиста капка-төбе, койма яннары һәрбер хуҗаның йөзен күрсәтүче дә булып тора. Кар эремәде, территория юеш әле, дигән сәбәпләрне читкә куеп, җилләгән җирләрне җыештырып, матурлап торсак иде. Шул ук вакытта капканың тышкы ягында сакланучы төзелеш материаллары өчен дә авыл җирлегеннән белешмә алып кую сорала.

УРАМНАРГА КИСЕЛГӘН АГАЧЛАРНЫ ЧҮПКӘ ЧЫГАРЫП КУЮНЫҢ ҮЗ ТАЛӘПЛӘРЕ БАР. ЮАН БУЛМАГАН БОТАКЛАР 50 САНТИМЕТРДАН ДА ЗУР ИТМИЧӘ КИСЕЛЕП, БӘЙЛӘНГӘН ЯКИ КАПЧЫККА САЛЫНГАН БУЛЫРГА ТИЕШ. «БЛАГОУСТРОЙСТВО» ОЕШМАСЫ КҮП ИТЕП ЧЫГАРЫП КУЙГАН ОЧРАКТА ДА БОТАКЛАРНЫ БЕРЬЮЛЫ АЛЫП КИТӘ АЛМАЯЧАК. БЕР АЛГАНДА БӘЙЛӘНГӘН 10ЛАП ЧҮП КЕНӘ АЛЫНАЧАК. КАЛГАНЫ БАШКА АТНАГА КАЛАЧАК. ШУҢА ДА ӘЛЕГЕ ОЕШМА СЕЗНЕҢ ЧҮПЛӘРНЕ АЛЫП КИТСЕН ӨЧЕН, АЛАР КУЙГАН ТАЛӘПЛӘРНЕ ДӘ ҮТӘҮ ШАРТ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев