Авырганда нинди дога укыла?
Дин һәм тормыш

Авырганда нинди дога укыла?

Барыбызга дә саулык - сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәте белән шифаларын насыйп итсә иде

Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, уң кулын аларның тәненә тидереп, түбәндәге доганы  укыган:

„Аллаһуммә Раббин-нәәси, әзһәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән“

Тәрҗемәсе: „Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син — шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп, дәвала“. Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим

Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәте белән шифаларын насыйп итсә иде. Әмин!»- дип яза «Дин вә мәгыйшәт».

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дога кылу

Нет комментариев