Бу бәйрәм безнең рухыбызны көчлерәк итә
Бәйрәм кунакларын Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде
Районыбызның Бөрбаш авылында гөрләп чираттагы XIX балалар мөселман Сабантуе узды. Бәйрәм кунакларын Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов Бөрбаш авылы халкын һәм мәйдан кунакларын бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек һәм иң изге теләкләрен җиткерде. “Бу Сабантуй үзенчәлекле, без монда шәфкать һәм рухи чис-тарыну эзләп киләбез, бу безгә ел дәвамында шулай булып калырга ярдәм итә, — дип ассызыклады Марат Әхмәтов. — Халкыбыз тарихында төрле заманнар булды. Ләкин без әкренләп рухи чыганакларыбызга әйләнеп кайтабыз, һәм бүгенге Сабантуй — моңа бик яхшы дәлил”.
Марат Әхмәтов дини тәрбиянең мөһимлегенә игътибар итте. “Дингә иярүче кеше үзенә, гаиләсенә һәм тирә-юньдәгеләргә җаваплырак карый һәм тирә — юньдәгеләргә карата кызганучанлык күрсәтә”, — дип ассызыклады ул.
Үз чиратында, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин балалар өчен мөселман Сабантуеның районда унтугызынчы мәртәбә узуына һәм традиция буенча бер мәйданчыкта дин әһелләрен, мәдрәсәдә тәрбияләнүчеләрне, спортчы-көрәшчеләрне берләштерүенә игътибарны юнәлтте. “Бу бәйрәм — елның иң якты һәм күптән көтелгән көннәренең берсе. Бу мәйданчыкта балалар чын-чынлап милли рухка ия һәм гасырлар буе дәвам иткән гореф-гадәтләргә ияләшә. Мондый вакыйгалар игелек-ле максатка хезмәт итә — яшь йөрәкләрдә иманыбызга һәм мәдәниятебезгә тирән хөрмәт уята, республикабызның дәрәҗәле шәхесләренең бүгенге бәйрәмгә килүләре аның әһәмиятен ассызыклый”, — диде Рамил Нотфуллин.
Әйе, бәйрәм кунаклары белән ямьле. Быелгы Сабантуйда мәртәбәле кунаклар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, җырчы, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов булуы аның зур дәрәҗәле булуына бер дәлил.
Үз тарихы, милли үзенчәлеге булган бәйрәм Бөрбашта 2008 елдан бирле үткәрелә, ул Татарстанның җәйге этник бәйрәмнәренең бердәм системасына беркетелгән, русларның “Каравон”, мариларның “Семык”, мордваларның “Валда Шинясь”, удмуртларның “Гырон быдтон”, чувашларның “Уяв” һәм керәшеннәрнең “Питрау” бәйрәмнәре белән беррәттән республика чаралар планына кертелгән.
Мәйданда йөзләгән бала катнашкан, бөек Тукайның иҗатына багышланган театрлаштырылган музыкаль тамаша һәркемне үзенә җәлеп итте. Шагыйребез иҗатында искә алынган күбәләге, сандугачы, алмагачы, кәҗә-сарыгы, Былтыр һәм Шүрәлесе мәйданга, әйтерсең лә, китап битләреннән төшеп Сабантуйга килгәннәр. Мәйдан уртасында Былтыр һәм Шүрәленең бил алышуы да бу манзараның бер бизәге булды. Кем җиңде, дисездер, әлбәттә — Былтыр! Халкыбызга хас булган тапкырлык, максатчанлык, һәр авырлыкны җиңеп чыгу юлларын табучы татар халкының осталыгын гәүдәләндергән бу тамашаның финалын халык кул чабып алкышлады.
Унтугызынчы мәртәбә уздырыла торган бәйрәмнең төп өлеше Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тарафыннан Коръән сүрәләре уку белән ачылды. Аннары Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.
Районның, авылның мөхтәрәм кешеләренә, гаиләләренә күпсанлы бүләкләр бирелде. Шул исәптән озак еллар Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куйган Сәйдәш Хәкимовка, хезмәт ветераны Рәсим Мәхмүтовка Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарча көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы булган Аяз Хәйретдинов һәм аның остазы Ренат Хәйретдинов та билгеләп үтелде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да буш кул белән килмәгән. Татарстан мөфтияте медален Мөфти кулыннан Бөрбаш авылы мәчете мәэзине, мәчет эшчәнлегендә актив катнашучы Дамир Шакиров алды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәхмәт хатлары белән Бөрбаш авылы мәчете эшчәнлегендә катнашучы Хәбир Гобәйдуллин, Бөрбаш пансионатында балалар тәрбиясенә зур өлеш кертүче Гөлнара Сәләхетдинова һәм Сосна авылы мәчетенең имам-хатыйбы, ислам динен таратуга зур өлеш кертүче Фәнил Закиров бүләкләнде. Карадуган гимназиясенең әхлак укытучысы Разыя Әхмәтҗанованы озак еллар намуслы хезмәте өчен Гомрә хаҗына юллама белән билгеләп үтелде. Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман балалар Сабан туеның дини тәрбияне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда, шулай ук гаиләдә татар-мөселман традицияләрен ныгытуда әһәмияте зур булуын ассызыклап узды.
Республиканың Балтач, Саба, Арча, Кукмара, Биектау, Казан, Буа, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Лаеш, Тукай районнарыннан, Башкортостан, Чувашия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән килгән 18 яшькә кадәрге 82 көрәшче яшүсмер егет татар милли көрәшендә көч сынаштылар. Традиция буенча баш батыр һәм скутер иясе батырлар арасында жирәбә салып билгеләнде. Бу бәхет Балтачтан 35 килограмм үлчәү авырлыгында батыр калган егет Шакиров Сәлимгә елмайды. Хәзрәтләр дә бил алыштылар. Җиңүче булып Буадан Ислам Сәидморатов танылды. Тукай районыннан Ильми Гаязов икенче, Сабадан Рушан Гыйлманов өченче урында булды.
Балалар арасында капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тартышу, көянтә белән су ташу, кул көрәше, бүрәнә өстендә капчык белән көрәш кебек ярышлар аеруча популяр булды. Имамнар да ярышты, хатын-кызлар да ак яулыкларын җилфердәтеп, берсен-берсен узышып, су ташыдылар, уеннарда катнаштылар. Сәхнәдән яңгыраган Корьән аятьләре, бәет-мөнәҗәтләр уеннарда катнашучыларга гүя көч биреп торды.
Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге — бирегә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды, мәйдан үзе зур бер мәчеткә әйләнде.
Сабантуйның төп оештыручысы, рухи әйдәманы Җәлил хәзрәт Фазлыев әйткәнчә, бу бәйрәмнең төп максаты — балаларны һәм яшьләрне халкыбызның мәдәни нигезләренә тарту, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, үсеп килүче буын арасында татар халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү. Бу юнәлештә сәхнәдә Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның милләтебезне рухландырып, җиңүгә өндәп башкарган җырлары беркемне дә битараф калдырмагандыр.
— Исламга чын ышану безне игелеклерәк, сафлырак һәм рухыбызны көчлерәк итә. Ул киләчәккә ышаныч бирә һәм кешеләрне берләштерә, — дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов журналистлар белән әңгәмәсендә. Моның шулай икәнен халкыбызның гасырлар буе ислам динен саклап, киләсе буыннарга мирас итеп калдырып яшәве раслый.
Алсу Надршина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев