Дини белешмә
Дин һәм тормыш

Дини белешмә

Сездән – сорау, бездән – җавап

Диндә рәхмәт әйтү хупланамы? Аны әйтүнең аерым кагыйдәсе бармы? Безне әбиләр, мәсәлән, мунчада рәхмәт әйтергә ярамый дип өйрәткәннәр иде. Бу чыннан да шулаймы?

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Аллаһы Тәгаләгә иң рәхмәтле, иң шөкер кылучы кеше башка кешеләргә иң рәхмәтле, иң шөкер кылучы булганы», – диде.  Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Әгәр берегез сезгә берәр яхшылык эшләсә, аңа берәр игелек, берәр күчтәнәч белән аны риза итегез, әгәр таба алмасагыз, ул кеше канәгать булырлык итеп аңа дога кылыгыз», – диде. Бу хәдисләрдән аңлашылганча, без кешеләргә рәхмәтле булырга бурычлыбыз. Ә мунчада рәхмәт әйтү дигәндә, элекке вакытта, гадәттә, рәхмәт әйткән вакытта Аллаһының рәхмәте булсын дип  әйтелгән, Аллаһ исеме искә алынган. Ә мунчада, бәдрәфтә, ягъни пакь булмаган урында Аллаһ исемен әйтү кирәк түгел, шул сәбәпле киңәш ителмәгән.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев