24 июль көнне Сәрдек авылында бик матур, искиткеч зәвыклы, дини-әхлакый тәрбия бирә торган мөселман балалар сабантуе үтте.
Балалар сүрә уку, азан, мөнәҗәт әйтү буенча ярышып зур бүләкләр алдылар. Шулай ук олысы, кечесе рәхәтләнеп ял итте, уйнады, җырлады. Беркем дә бүләксез китмәде. Монда бар да ихлас иде. Бәйрәмне оештырган авылдашларыбыз Йосыпов Нургаян, Гайнуллин Азат, Гыймранов Шамил, Әюпов Мансурларга, үзенең матди ярдәмен күрсәткән Вәлиева Лилия Рифатовнага барлык авылдашлар, балалар, әти-әниләр исеменнән олы рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев