Алсу карлыган табигатьтә очрамый, аны селекционерлар кызыл һәм ак карлыганны кушылдырып китереп чыгарган. Ул суыкка, корылыкка чыдам, кызыл һәм ак карлыганнан баллырак.
«Голландская розовая» — уртача өлгерешле, җимешләре уртача (0,5-0,9 г), баллы. Бер куак 5-7 кг га кадәр уңыш бирә. Суыкка һәм корткычларга бирешми.
«Розовый жемчуг» — иртә өлгерешле сорт, җимешләре эре (0,9-1,3 г), бик баллы, компот, желега менә дигән, ә кайнатма, джемнарда бик үк хуш исле булмаячак. Бер куак 5-6 кг уңыш бирә, карлыганнары коелмый, көзгә кадәр кипмичә, ботагында сарышып утырачак. Суыкка, чирләр һәм корткычларга чыдамлыгы шактый югары.
«Мускат розовый» — иртә өлгерешле сорт, исеменнән үк күренгәнчә, җимешләреннән мускат тәме килә: баллы, хуш исле. Карлыганнары эре, 1-1,2 г лы, бер куак 7 кг га кадәр уңыш бирә ала. Карлыганнары коелмый, көзгә хәтле ботагында эленеп кала ала. Суыкка чыдам, чирләр һәм корткычларга сирәк бирешә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев