Эремчекнең файдасын белеп бетерәбез микән?...
Файдалы киңәш

Эремчекнең файдасын белеп бетерәбез микән?...

Бер танышым үзе белән эшкә эремчек алып китә иде, кайчак кичке ашка да эремчек кенә ашады. Үзе теләп ябыкты һәм аз ашаса да энергиясе ташып тора

Эремчекнең файдасын сезгә дә языйм әле.

- Иммунитетны ныгыта: гади эремчектә сөт кислотасы бактерияләре бар, алар патоген микрофлораны үрчетергә ирек бирми.
 Стресс белән көрәшә. Эремчектә триптофан бар, аның ярдәмендә серотонин — шатлык гормоны синтезлана.
- Нерв системасын, хәтерне, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Калий составында «начар» холестерин белән көрәшә, аның дәрәҗәсен нормага китерергә ярдәм итә.
- Сөякләрне һәм тешләрне ныгыта. Рационда кальций күп булганда, тешләр кариеска азрак бирешә, сөяк сыну һәм артрит куркынычы түбәнрәк.
- Ябыктыра. Майның зур булмаган проценты һәм аксымның югары булуы-ябыгу өчен идеаль вариант.
- Тирене яхшырта. Тире матурлыгы өчен рационда А витамины булырга тиеш, эремчектә ул җитәрлек.

Г. Атнагулова Сәламәтлек, киңәшләр

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


эремчек

Нет комментариев