Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кабыгын чистартмыйча ашагыз!

Кайбер яшелчә-җимешләрнең эченә караганда, кабыгы файдалырак.

“Роспотребнадзор” яшелчәләрнең һәм җимешләрнең кабыгын чистартып ашарга киңәш итә, чөнки анда пестицидлар күп. Бигрәк тә үз куллары белән бакчасында үстерелмәгән яшелчәләрдә. Ләкин кабыкларда бик күп файдалы матдәләр бар, алар кайвакыт яшелчәнең эченә караганда да күбрәк була. Диетологлар хәтта кивины да кабыгы белән ашарга кирәк, ди. Бу хакта “e1.ru” яза.

Табиблар кабыгыннан чистартырга кирәкмәгән алты яшелчә һәм җиләк-җимешне атаган. Ләкин аларны куллану алдыннан яхшылап юарга кирәк. Мондый яшелчәләрнең беренчесе һәм иң мөһиме — кыяр. Кабыгы аркасында ул ике сәгать эчендә эшкәртелә. Организм озак вакытка тук булып кала. Табиб-диетолог Ирина Торопыгина белдерүенчә, кыяр кабыгында клетчатка һәм В төркеме витаминнары бар.

Кабыгын чистарту киңәш ителмәгән яшелчәләр һәм җимешләр исемлегенә помидор, виноград, баклажан, алма һәм кабак керә. Баклажанда һәм кабакта барлык файдалы әйберләр кабыгында гына туплана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшелчә