Киптерелгән җимешләрнең файдасы
Файдалы киңәш

Киптерелгән җимешләрнең файдасы

Киптерелгән җимешләр — кеше өчен кирәкле витаминнар, минераллар чыганагы. Анда пектиннар, кальций, магний, тимер, В, А, Р витаминнары күп.

Йөзем йөрәк мускулларын, нерв системасын ныгыта, иммунитетны күтәрә, җиңелчә эчне йомшарта.
Караҗимеш — кан басымын җайга сала, яман шешне кисәтә, сөякләрне ныгыта, эчне йомшарта.
Күрәгә — холестеринны төшерә, эчәклек эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта.
Инҗир — температураны төшерә, ялкынсынуга каршы көрәшә.
Финик — сөякләрне ныгыта, организмның инфекцияләрдән саклану көчен арттыра, ир-атларның көчен күтәрә.

Чыганак: Ирек мәйданы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалы киңәшләр файдалы җимеш

Нет комментариев