Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Суганны кайчан җыярга һәм суган үрү серләре

Суган утыртканнан соң уртача 2,5 айдан үсеп җитә.

Өлгерә башлаганы җиргә егыла, әмма җыярга ашыкмагыз, ул ныгырга тиеш. Суганның өлгерү билгеләре: кыяклары саргаю, муентыгы нечкәреп кибү һәм кабыгы купшаклану.
Суганны җыярга ике атна кала су сипмәскә, тирәсендә җирен азрак ачтырырга кирәк. Суганны коры көнне җыярга һәм түтәлдә кояшта яткырып киптерергә, аннан җиләс урынга алып кереп киптереп бетерергә кирәк. Төнгә ачык һавада калдырмагыз, каплагыз. Иртәнге чык аны юешли, тиешенчә кибәргә бирми. Суганны йолкуга кисәргә ашыкмагыз, кыяклары кибәргә тиеш.
 

СУГАН ҮРҮ
Иң җиңел ысул — өскә аерып толымлы үрү. Чәч үрә белгән кеше өчен бу авыр түгел. Үрү өчен кыягы кимендә 10 см калырга тиеш. Шулай да тасма кертеп бәйләү ышанычлырак. Моның өчен шпагат җебе яки марля кулланырга була. Очына иң эре һәм озын кыяклы суганны куярга, шуңа өстәп үрә барырга кирәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суган