Үги ана яфрагы җыйдыгызмы әле?
Файдалы киңәш

Үги ана яфрагы җыйдыгызмы әле?

Үги ана яфрагы бик күп авыруларны җиңәргә булыша.

Күпләр исә салкын тигән вакытта аның файдасын күрәләр. Берничә рецептны сезгә дә язабыз:

1. Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелүгә үк, 1 аш кашыгы киптерелгән һәм вакланган үги ана яфрагына 200 мл су агызып, 30-40 минут төнәтергә. Көнгә 4-6 тапкыр, 1-2 аш кашыгы эчәргә.

2. Томау төшкәндә яңа җыелган үләннең суын борынга берничә тамчы тамызырга.

3. Монысы инде күбрәк кызлар колагына: үги ана яфрагы һәм кычыткан белән ясалган төнәтмә (икесе дә бертигез күләмдә) чәчләрне ныгыта, кавыктан коткара.

Әмма бу үләнне кулланганда шуны белеп торыгыз: үги ана яфрагыннан ясалган төнәтмәләрне 2 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник бавыр авыруы булганнарга кулланырга ярамый.

чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев