Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Йортка бәхет китерә торган 10 гөл. Саклап куегыз!

Гөл яратмаган хатын-кыз юктыр. Ләкин ярату бер хәл, аның файдасы да булуы икенче нәрсә.

Белгечләр йортка һәм хатын-кызга бәхет китерүче 10 гөлне атаганнар. Менә алар:

1. Спатифиллум (аны халыкта “хатын-кыз бәхете” дип тә йөртәләр). Әлеге гөлне өендә утырткан ялгыз хатын-кызлар һичшиксез ярын табачак. Парлыларның өенә исә бәхет һәм тигез мәхәббәт китерәчәк.

2. Миләүшә булган өйдә низаглар азрак чыга.

3. Гибискус яки Кытай розасы дәртле сөю вәгъдә итә.

4. Хойяны кайбер илләрдә 14 февральдә мәхәббәт билгесе буларак та бүләк итәләр. Аны йокы бүлмәсенә кую бик файдалы.

5. Мирт гаилә тормышына уңай тәэсир итә. Чит илләрдә аны яңа өйләнешкән парларга бүләк итәләр.

6. Аихризонны халык телендә “мәхәббәт агачы” диләр. Исеменнән үк җисеме аңлашыла.

7. Калатея - гаилә иминлеген саклаучы гөл.

8. Хлорофитум йортка тынычлык һәм бәхет китерә.

9. Оксалис гаиләне саклаучы мәхәббәт гөле.

10. Антуриум (“ирләр бәхете”) йортка мәхәббәт һәм уңышлар китерә, ирләрнең гайрәтен арттыра.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев