Алдагы машинаны узарга чыккан автомобиль юл билгесенә бәрелгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Алдагы машинаны узарга чыккан автомобиль юл билгесенә бәрелгән

Авариядә өч кеше зыян күргән.

31 декабрь көнне иртән республиканың Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәте булган. М5 трассасының 1256нчы чакрымында Dodge машинасын йөртүче алдагы автомобильне узарга чыккан һәм юл билгесенә бәрелгән. Шуннан соң машина трассадан кырыйга төшеп киткән.

Авариядә өч кеше зыян күргән: машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры. Бу турыда «Татар-информ»га вакыйга урында булучылар сөйләде.

 

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев