Балтачта иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр (фото)

Чарада катнашучылар өчен Рәсәй күләмендә зур җиңүләр яулаган Салавыч күппрофильле лицееның яшь инспекторлары мастер-класслар күрсәтте.

«2023-2024 ел йомгаклары буенча иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды һәм иң яхшы отряд җитәкчесе» конкурсының бүләкләү чарасы узды.

Отряд җитәкчеләре арасында Балтач гимназиясеннән Равилә Шәрипова — беренче, Чепья урта мәктәбеннән Миләүшә Хрисанова — икенче, Балтач урта мәктәбеннән Гөлназ Зәйнуллина һәм Салавыч күппрофильле лицееннан Ранил Гыйләҗев өченче урын яуладылар.

Иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары арасында Балтач гимназиясе — беренче, Чепья урта мәктәбе — икенче, Балтач урта мәктәбе һәм Салавыч күппрофильле лицее өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Соңыннан чарада катнашучылар өчен Рәсәй күләмендә зур җиңүләр яулаган Салавыч күппрофильле лицееның яшь инспекторлары мастер-класслар күрсәтте.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев