Ике машина бәрелешкән, үлүче бар
Юл хәрәкәте иминлеге

Ике машина бәрелешкән, үлүче бар

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана

Биектау районында Усад-Хохлово трассасында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза «Биектау хәбәрләре».

Якынча мәгълүматларга караганда, Ford Fusion автомобилен йөртүче, Хохлово авылы ягыннан Усад юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, идарә итүне башкара алмаган. Автомобиль ауган һәм каршы якта хәрәкәт итүче Shacman йөк машинасы белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Йөк автомобилен йөртүчегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


авария

Нет комментариев