Исерек машина йөртүче гаебе белән авария булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек машина йөртүче гаебе белән авария булган

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә хастаханәгә озатылган.

1 февральдә Казан-Ульяновск (Буа районы) автомобиль юлының 92нче чакрымына 47 яшьлек "Лада Гранта" автомобиле йөртүчесе исерек килеш автомобиль белән идарә итеп, куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм «Ладааргус»автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә хастаханәгә озатылган.

  • Дәүләт автоинспекциясе исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен 30 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылык каралуын искәртә. 
  • Автомобиль белән идарә итүне исерек хәлдә булган затка биргән өчен, шулай ук исерек булу-булмауны  тикшерүдән баш тарткан өчен дә шундый ук җаваплылык каралган.
  • Исерек килеш кабат руль артына утырган өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


авария

Нет комментариев