Казан үзәгендә җиңел автомобиль авария булган урынга килгән патруль машинасына бәрелгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Казан үзәгендә җиңел автомобиль авария булган урынга килгән патруль машинасына бәрелгән

Юл һәлакәте Ленин дамбасында булган.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Казан үзәгендә җиңел автомобиль авария булган урынга килгән патруль машинасына бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте.

«Кичә Ленин дамбасында юл һәлакәте булды. Авария урынына юл-патруль хезмәте инспекторлары килде. Полицейскийлар юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштергән вакытта, патруль автомобиленә зур тизлектә тагын бер машина килеп бәрелде», - дип сөйләде әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кеше.

Фото: Елена Саляхова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев