«Лада Калина»ның йөртүчесе урында ук һәлак булган.
19 февраль көнне иртәнге сәгать алты тирәсендә М7 трассасында, Татарстанның Минзәлә районындагы Югары Тәкермән авылына борылыш янында куркыныч юл һәлакәте булган.
«Татар-информ»га авария урынында булучылар хәбәр иткәнчә, юлда берьюлы дүрт машина -«Лада Ларгус», 14нче моделле «Лада» һәм ике «Лада Калина» бәрелешкән. Бәрелүдән соң машиналар юлда хәрәкәтне өлешчә япкан.
Бер «Лада Калина»ның йөртүчесе урында ук һәлак булган. Ир-атка 35 яшьләр тирәсе. «Ларгус» йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр, аның сынган урыннары бар», – дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Ларгус» шоферы каршы як полосага чыккан һәм 14нче модель «Лада» машинасын эләктергән, аннары «Лада Калина» белән кара-каршы бәрелешкән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев