Машина бәрдереп үтергән малайныӊ канында спирт табылган
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина бәрдереп үтергән малайныӊ канында спирт табылган

Киров өлкәсе Уржум районы Буйск авылында бу җәйдә, 19июль көнне Nissan Qashqai маркалы машина велосипед белән олы юлга чыккан 6 яшьлек баланы бәрдерә.

Киров өлкәсе Уржум районы Буйск авылында бу җәйдә, 19июль көнне Nissan Qashqai маркалы машина велосипед белән олы юлга чыккан 6 яшьлек баланы бәрдерә. Инде август аенда әзер булган экспертиза нәтиҗәләрен әти-әнигә яӊа тапшыралар. Анда язылганча, авариядә һәлак малайныӊ канында 0,51 промилле спирт табылган.

Туганнары фикеренчә, экспертиза нәтиҗәләренеӊ соӊ бирелүе авариядә катнашкан чит ил машинасында руль артында булган 45 яшьлек ир-ат полициядә хезмәт итә, шунлыктан тикшерү сузыла. Шунысын да әйтергә кирәк, Nissan Qashqai маркалы машина шоферы авариядән соӊ кан анализлары тапшыра, әмма анда этонол булмый.

Белгечләр әйтүенчә, 0,51 промилле спирт —  бу 50 грамм  40 градуслы аракы яисә ике бутылка пиво кулланылган, дигән сүз.

Хәзерге вакытта бу эш Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин контроленә алынган.

Баш фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев