Янгында барлык транспорт чаралары да тулысынча янып беткән.
(Казан, 27 май,
"Татар-информ"). Яшел Үзәндә чыккан янгында берничә автомобиль янган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын аркасында Гоголь урамында автобус, "ГАЗель" һәм җиңел машина зыян күрде.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, машиналарның барысын да янгын чолгап алган булган. Утны сүндерү өчен аларга ун минут чамасы вакыт таләп ителгән.
Янгында барлык транспорт чаралары да тулысынча янып беткән. Янгын мәйданы 28 квадрат метрны тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.
Белгечләр янгынның кайдан килеп чыгуын әлегә ачыкламаган.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев