Аена 160 мең сумнан артык акча алучы пенсионерлар категориясе аталды
Кеше һәм закон

Аена 160 мең сумнан артык акча алучы пенсионерлар категориясе аталды

Россиядә уртача пенсия күләме елына якынча 2,5 мең сумга арткан

Россиядә очучы-сынаучыларның пенсиясенең уртача күләме аена 160 мең сумнан артык. Бу хакта РФ Социаль фонды системасы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә дип яза Татинформ.

Агымдагы елның 1 апреленә очучы-сынаучыларның уртача пенсиясе аена 163 120 сум тәшкил иткән. Ел башы белән чагыштырганда ул якынча 13 мең сумга арткан, дип хәбәр итә агентлык.

Шул ук вакытта эшләвен дәвам итүче очучы-сынаучыларның пенсиясе уртача 151 034 сум тәшкил итсә, эшләмәүчеләрнеке 167 107 сум.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә уртача пенсия күләме елына якынча 2,5 мең сумга арткан.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев