Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ана капиталын алам, дип, сабыен җирләгән...

Танышлары киңәше буенча ул микрофинанс компаниясенә мөрәҗәгать иткән. Янәсе, ул ана капиталын арттырачак.

Хатынның инде ике баласы булган икән, ул өченчегә авырга калган. 2017 елда ул "Ана капиталы" сертификаты алган һәм аны зуррак йорт сатып алу өчен тотынырга булган, чөнки гаилә бер бүлмәле кечкенә фатирда яшәгән.

Танышлары киңәше буенча ул микрофинанс компаниясенә мөрәҗәгать иткән. Янәсе, ул ана капиталын арттырачак. Оешмада аңа, ана капиталы суммасын компания директоры хисабына күчерергә кирәк, дигәннәр. Шуннан соң компания ике ай эчендә 453 мең сумга 17 процент өстәргә вәгъдә иткән. Моннан тыш, алар әлеге хезмәт өчен 25 мең сум алган.

Ике айдан бәхетле ана капиталы иясе акча алырга килгән, тик аны биредә коточкыч хәбәр көткән: акча юк, аларны компьютер аша урлаганнар. Хатын акчаны кайтарып бирүләрен үтенгән. Аңа борчылырга да ярамаган, чөнки ул йөклелекнең бишенче аенда булган.

Ләкин директор аның йөзенә карап көлгән генә. Нәтиҗәдә, хатынның борчылудан баласы төшкән. Сабыен җирләгәннән соң ул акчаларны янә кайтарырга тырышып та карый. Судка мөрәҗәгать иткән һәм ул аның ягын кабул иткән. Тик хәзер акчаны түләргә кеше юк: компания - банкрот, ә директор Тольяттида яши. Шуңа күрә гаилә кечкенә өйдә яшәвен дәвам итә, дип яза Кызыл таң...

 

Фото: togliatti24.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять җаваплылыгы мошенниклар ана капиталы