Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тукмый-тукмый матур язарга өйрәткән...

Бер ханымны “дөрес булмаган гамәлләре" өчен кечкенә кызын тукмап тотуда гаеплиләр, аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар.

Татарстанда яшәүче хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар.

Татарстанның Азнакай районында яшәүче бер ханымны матур итеп язмаган, бүреген дөрес бәйләмәгән һәм башка “дөрес булмаган гамәлләре" өчен кечкенә кызын тукмап тотуда гаеплиләр. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2019-20 елларда 37 яшьлек хатын 2013 елда туган кызын даими рәвештә кыйнаган. Бу хакта хокук сакчыларына баланың картәнисе хәбәр иткән. Хәзерге вакытта кыз балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка урнаштырылган.

Хокукка каршы гамәлләр кылуда шикләнелүче анага карата балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү һәм газаплау мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, белгечләргә бу хәлнең барлык шартларын да ачыкларга кирәк булачак, дип яза Кызыл таң.
 


Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баланы кыйнаган бала тәрбияләү