Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Укучыларның алтыннарын урлап тотылган...

Педагог аларны ломбардка тапшырган.

Мордовиядәге Рузаевка шәһәренең 17нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы балаларның алтын чылбыр-алка кебек бизәнү әйберләрен урлаган. Бу хакта төбәк прокуратурасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тикшерүчеләр педагогның тәнәфес вакытында укучыларны спортзалга чакыруын, күзләрен бәйләвен һәм саклап тоту тәкъдиме белән алардан бизәнү әйберләрен салдырып алуын ачыклаган. Тик ул балаларга алтыннарны кире кайтармый.

Берничә тапкыр ул укучыларга өске киемен салырга яки яканы төзәтергә ярдәм иткән булып, бизәнү әйберләрен урлый. Шул рәвешле табылган кыйммәтле бизәнгеч әйберләрне педагог ломбардка тапшырган, зыян якынча 117 мең сум тәшкил иткән.

Хатынга карата Җинаять кодексының 158 мәддәсе (урлау) буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлеге очрак буенча районара прокуратура мәктәпне тикшерә, аның кысаларында белем бирү оешмасы җитәкчеләренең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: activityedu.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять урлашу