Балтачтан кабат гуманитар ярдәм юлга кузгалды
Көн темасы

Балтачтан кабат гуманитар ярдәм юлга кузгалды

Волонтерлар егетләребезгә исемле посылкалар, азык-төлек, җылы киемнәр, төзелеш материаллары һәм райондашларыбыз сораган кирәк-яраклар алып китте.

Россия герое Дамир Исламов исемендәге хәйрия фондының Балтач филиалы волонтерлары  4 машина белән гуманитар ярдәм төяп юлга кузгалдылар.

Бу юлы волонтерлар  егетләребезгә исемле посылкалар, азык-төлек, җылы киемнәр, төзелеш материаллары һәм райондашларыбыз сораган кирәк-яраклар алып китте.

Гуманитар ярдәм туплауда һәм аны егетләргә исән-имин алып барып тапшыруда зур көч куйган волонтерларыбызга һәм районыбызның барлык битараф булмаган кешеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


гуманитар ярдәм

Нет комментариев