Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы ия алдынгылар

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районның юл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «МДСУ-1» оешмасының баш бухгалтеры Эльмира Тәлгать кызы Сәйфетдинова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Маяк» җәмгыятенең баш бухгалтеры Гөлфинур Габделхәй кызы Мөхәммәдиева Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, почта элемтәсе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыятенең «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе Балтач почтасының җитештерү процессларын оештыру буенча төркем инструкторы Ләйлә Шаһимулла кызы Ибәтуллина Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районны газ белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтач газы» идарәсенең әйдәп баручы инженер-механигы Әнәс Гаптелмөнир улы Газизуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен «Маяк» җәмгыяте сыер савучы Гөлсинә Нәфыйк кызы Латыйпова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Норма авылыннан хезмәт ветераны Минзәки Минвәли улы Сәрвәров Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Бөрбаш» җәмгыяте сыер савучысы Ильмира Гайфетдин кызы Сабирҗанова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Активист» хуҗалыгының йөк машинасы йөртүчесе Реваль Германович Волков Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен «Кама» хуҗалыгы хезмәт-кәрләре Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:
Айрат Шәмсун улы Гыймадиев — машина йөртүче;
Рафис Мәхмүт улы Сәетов — тракторчы;
Рәсимә Гаптелгаяз кызы Хәсәнова — сыер савучы.
* * *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:
Елена Амировна Шаязданова — табиб-педиатр;
Лилия Мөдәрис кызы Заһидуллина — шәфкать туташы;
Гөлия Илдар кызы Мөхәммәтшина — әйдәп баручы бухгалтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев