Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кәримә Мостаева Балтачта Гран-при иясе булды

Кәримәнең үзенең һәм дә аның әти-әнисенең олы максаты бар

Миллилекнең ниндидер тарту көче бар аның, ул үзенә уңышны да, бәхетне дә, шатлыкны да тарта сыман. Менә галиҗанәп курай һәм аңарда уйнаучы Казан кызы Кәримә Мостаева Балтачта узган "Талантлар парады"нда онлайн чыгыш ясап,  Гран-при иясе булды. «Курайның мин бөтен дөньяга яңгыравын телим», дип яшәүче Кәримә – Балтач оныгы. Әбисе Галия белән бабасы Камил ага Таҗетдиновның яраткан оныкларыннан берсе. Бик яратып уйный курайда. 11 яшьлек уймактай талант иясе турында татар матбугаты күп язды һәм әле дә яза. Кәримә Казандагы 3нче номерлы гимназиянең 5«а» сыйныфында белем ала, шул ук вакытта 21нче номерлы балалар музыка мәктәбенең 5 сыйныфында укый. «PRIMA» Яхиннар музыка һәм «Әллүки» курайчылар студияләрендә шөгыльләнә. Казан мэры премиясенә ия булган яшь шәхес ул. Халыкара, республика, шәһәр бәйгеләрендә Гран-прига лаек кыз курайда 5 яшеннән уйный башлый. Шул ук вакытта флейтада, электрогитарада, барабанда уйный. «Казантип» балалар рок-группасында чыгыш ясый. Кәримәнең беренче сольный концерты узган ел нәкъ менә безнең Балтачыбызда узды. Кәримә курайда уйнаудан тыш рәсем ясарга ярата, тегә, төрле кул эшләнмәләре ясый, иркен вакытларында скалодромга йөри. Киләчәктә музыка белән мавыгуын дәвам итәргә тели, хыялы танылган музыкант булу, Рәсәйнең атказанган музыка әһеленә әверелү. Бу уку елында Кәримәнең үзенең һәм дә аның әти-әнисенең олы максаты бар, ул да булса Казан каласында язгы-җәйге чорларда Кәримәнең сольный концертын оештыру. Инде гаять зур проектларда, чараларда катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган Кәримәбез башкаруында курай моңнарын, шәт иншаллаһ, Казан каласында күпсанлы тамашачы алдында ишетеп янә хозурланырбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев