25 ел мәктәптә эшләгән укытучыларга — яңа мөмкинлек
Мәгариф

25 ел мәктәптә эшләгән укытучыларга — яңа мөмкинлек

Россиядә укытучыларның хокукларын һәм статусын ныгыта торган яңа чаралар кертелде

Президент Владимир Путин имзалаган указ нигезендә, мәктәпкә беренче тапкыр килгән яшь педагоглар ялгыз калмаячак — аларга кимендә бер ел дәвамында тәҗрибәле остаз ярдәм итәчәк.

Яңа укытучылар өчен тагын бер мөһим яңалык — хезмәт хокуклары һәм һөнәри мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге.

Ә инде 25 елдан артык педагогик стажы булган укытучыларга “Хезмәт ветераны” исемен алу мөмкинлеге биреләчәк.

Моннан тыш, педагоглар: дәүләт электрон белем бирү ресурсларын бушлай куллана алачак; музейларга бушлай йөрү мөмкинлегенә ия булачак; укытучы һөнәренең җәмгыятьтәге аерым әһәмияте рәсми рәвештә танылачак.

Белгечләр фикеренчә, мондый чараларның төп максаты — яшьләрне мәктәпкә җәлеп итү, тәҗрибәле педагогларны саклап калу һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү диелә хәбәрдә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев