Бүген Сарман аграр көллиятендә "WorldSkills" һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы үтә.
«Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә Арча аграр көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалы студенты Рәсим Габдрахманов та катнаша.

– Бәйге бик катлаулы һәм кызу үтә. Уку дәверендә алган теоретик һәм практик күнекмәләр Рәсимгә ярдәм итәчәк. Исәбебез җиңү, – диде студентны ярышка әзерләгән укытучы Рәйхан Низамов.

Уңышлар телик. Ярышлардан соң алар белән кабат очрашып, әңгәмә корачакбыз әле. Бездән аерылмагыз.

Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев