Балтач гимназиясендә Белем көне гөрләде (фоторепортаж)
Мәгариф

Балтач гимназиясендә Белем көне гөрләде (фоторепортаж)

Хәерле сәгатьтә булсын!

Балтач гимназиясе кабат үзенең ишекләрен ачты, Яңа уку елына янәдән үз укучыларын кабул итте.

Балалар бер-берсен бик сагынышканнар, килүгә үк аралаша башладылар, укытучыларына матур чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, аннан бергәләшеп укытучылары аңлатканны тыңладылар, елдагыча бай эчтәлекле тантанага җыелдылар, Белем дәресләрендә дә күңелле генә катнаштылар.

Хәерле сәгатьтә булсын! Балаларыбыз яхшы укысыннар, укытучыларын тыңласыннар, акыллы, тәүфыйклы, җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үссеннәр!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев