Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Йөрәгемдә тормыш сөю минем, Йөрәгемдә Сезне ярату» дип аталган әдәби иртә узды (фото)
Мәгариф

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Йөрәгемдә тормыш сөю минем, Йөрәгемдә Сезне ярату» дип аталган әдәби иртә узды (фото)

Чулпан Габделганиева кебек акыллы, зирәк булыр өчен, логиканы үстерүче уеннар уйнадылар

5 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган «Йөрәгемдә тормыш сөю минем, Йөрәгемдә Сезне ярату» дип аталган әдәби иртә танылган якташыбыз — Чулпан Габделганиевага багышланды.

Чарага килгән кунаклар — 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар — Чулпан апаларының шигырьләрен сөйләделәр, киләчәкнең танылган спортчысы белән интервью оештырдылар, Чулпан Габделганиева кебек акыллы, зирәк булыр өчен, логиканы үстерүче уеннар уйнадылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


әдәби кичә

Нет комментариев