Балтач мәктәбендә укучылар өчен велосипед парковкасы ясалды.
Мәктәп җыелышларында әлеге мәсьәлә даими күтәрелә килде. Чөнки уку чорында да, җәйге практика вакытларында да велосипед белән килүчеләр өчен техникаларны кая кую мәсьәләсе зур проблемага әверелә иде. Шуңа да велосипед парковкасы кирәкме дигән сорауга укытучылар бертавыштан: "Кирәк!" - дип җавап бирде.
Хәзер исә Балтач урта мәктәбе ишегалдында рәт-рәт тезелгән велосипедлар каршы ала. Уңайлы да, матур да.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев