Балтачта «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы башланды.
Районыбызда «Ел тәрбиячесе» конкурсы башланып китте.
Бәйгенең беренче көнендә Балтачның 3нче номерлы балалар бакчасында бистәдәге балалар бакчалары тәрбиячеләре үз осталыкларын күрсәтте.
– Һәр тәрбияче үз биремен үтәүгә иҗади якын килде. Төрле методлар һәм алымнар ярдәмендә конкурста катнашучылар балаларга күп кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, – дип хәбәр итте мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Гөлнара Нотфуллина.
Бәйгенең икенче көне Салавыч балалар бакчасында дәвам итте.
Тәрбиячеләребезгә уңышлар телибез!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев