Очрашуда ректор Ләйсәнгә КФУның брендлы продукциясен бүләк итте һәм аңа 30 мең сумлык стипендия билгеләде
КФУның IT-лицеен тәмамлаган Ләйсән Шакирова, БДИда 300 балл җыеп, Казан федераль университетын сайлады.
Ректор Ленар Сафин аны шәхсән үзе котлады. Ләйсән югары уку йортын туган республикасын яратуы һәм КФУның көчле химия мәктәбе аркасында сайлавын билгеләп үтте.
Сафин ассызыклаганча, университет талантлы укучылар белән актив эшли, олимпиадалар һәм фәнни сменалар оештыра. Химия институты директоры Марат Җиһаншин олимпиадага әзерлек түгәрәген һәм заманча практикумны да кертеп, химияне тирәнтен өйрәнү мөмкинлекләре турында сөйләде.
Очрашуда ректор Ләйсәнгә КФУның брендлы продукциясен бүләк итте һәм аңа 30 мең сумлык стипендия билгеләде.
КазаньКП
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев