Киләсе уку елына Россия югары уку йортларында бюджет урыннарының гомуми саны артачак.
РФ Хөкүмәте каршындагы Югары уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын планлаштыру һәм бүлү мәсьәләләре буенча координация советы 2024/2025 уку елына бюджет урыннарының гомуми санын хуплады.
1 ноябрьгә кадәр Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тиешле боерык чыгарачак.
— Киләсе уку елына Россия югары уку йортларында бюджет урыннарының гомуми саны артачак һәм 591 мең 967 урын тәшкил итәчәк. Бу, узган уку елына караганда, 2 меңгә күбрәк, — дип белдерде РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
Чернышенко билгеләп үткәнчә, урыннар санының иң зур үсеше инженерлар әзерләү программалары буенча планлаштырылган — алар 2281 гә күбрәк булачак.
Шулай ук «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре», «Машина төзелеше», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Электр- һәм җылылык энергетикасы» юнәлешләрендә бюджет урыннары күбрәк бүленәчәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев