Виртуаль дөньядагы чын саклык: Балтачта “Куркынычсыз Интернет” акциясе узды
Бу чара мәгълүмати технологияләр заманында нәни кулланучыларның цифрлы грамоталылыгын күтәрүгә багышланды
Җәйге каникулларның иң кызган чорында, Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында мөһим акция үткәрде. “Балаларга куркынычсыз Интернет” дип исемләнгән чара мәгълүмәти технологияләр заманында нәни кулланучыларның цифрлы грамоталылыгын күтәрүгә багышланды.
- Таныш булмаган затлар белән социаль челтәрләрдә аралашканда нинди саклык чаралары күрергә кирәклеге аңлатылды;
- Өй адресы, телефон номеры, әти-әниләрнең эш урыны яки банк карта мәгълүматларын чит-ятларга сөйләүнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуы әйтелде;
- Шикле сайтларга керү нәтиҗәсендә ничек итеп смартфонның “чирли” башлавы (блокка эләгүе) аңлатылды;
- Түләүле онлайн-уеннарда акча туздырмас өчен, ата-ана контроленең (родительский контроль) әһәмияте сөйләнде.
“Җәй көне балалар күбрәк вакытларын планшет һәм смартфон артында уздыра. Алар еш кына виртуаль дөнья белән реаль тормышны бутый башлыйлар. Безнең бурыч — аларга интернетның уенчык кына түгел, ә зур җаваплылык икәненә төшендерү иде,» — диде китапханә хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев