Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

Ашханәгә кил әле, сыйланыплар кит әле!

Бистәнең нәкъ үзәк урамында бардыр бер рәхәт урын, ашханә диләр, ул ашханәнең ризыклары телеңне йотарлык, диләр.

 

Инде озак еллар район халкына игелек кылучы, карын ачкан чакларда тукландыручы район үзәк ашханәсе турында шагыйрчә әйтсәк тә урынлы. Бай тарихлы, заманында дәрәҗәле җәмәгать туклану урыны саналган, пешекчеләре белән дан казанган үзәк ашханә бүген дә мөһимлеген югалтмый. Үзгәртү җилләреннән дә ул үз-үзен тәмле, туклыклы, җылы ризыклары белән саклап кала алды. Моннан дүрт-биш ел элек ясалган заманча ремонттан соң совет чоры ностальгиясе сизелми дисәк тә, бинадагы үзгә бер самими халәт, һаман да шул бер сукмактан атлаулар үткәннәрне сагындыра, хатирәләрне яңарта.

Үзәк ашханә инде күптән элеккечә түгел, – хәзерге заман таләпләренә яраклашып хезмәт күрсәтә. Көн дә биредән халык өзелми. Төшке аш вакытларында күпчелек райондашларыбыз монда туклана, ризыкларының тәмлелегенә канәгать булуларын белдерә, рәхмәтен әйтә. Төрледән-төрле кайнар ашлар, ярмаланып пешкән боткалар, ашап туймаслык бәрәңге болагы, үзгә тәмле гарнирлар, котлетлар, кыздырган балыклар...Менюда салатлардан башлап бар да бар, бар да телеңне йотарлык итеп әзерләнә. Шулай булмыйча, биредә бит озак еллар аш-су серенең асылына төшенгән тәҗрибәле пешекчеләр эшли. Җитәкчеләре Лида апа, “Халык элек тә бәрәңге боламыгын ярата иде, хәзер дә шуңа өстенлек бирә”, ди. Димәк, тәмле, маен да кызганмыйлар, бәрәңгенең дә яхшы сортлысын гына пешерәләр.

Ашханәдә атна саен туйлар гөрли. Ерак авыллардан, хәтта күрше районнардан кадәр килеп туй үткәрүчеләр бар, районның ерак авылларын әйтеп тә торасы юк. Биектау районыннан кадәр яшь парлар килеп туй иткәннәр. Үткән атнада Субаш егете өйләнүен биредә билгеләп үткән, кәләш – Алан авылыннан. Хикмәте әллә нидә түгел, бәяләрнең артык кыйммәт булмавында . Туй менюлары 800 сумнан башлап 1000 сумга кадәр исәпләнә, тагын да затлы итәсең килсә, ул очракта гына бәясе үсеп китәргә мөмкин. Мәҗлес залының зәвыкь белән, җанга рәхәтлек өстәп, бәйрәм рухын тагын да арттыра торган итеп бизәлүе күзләрне иркәли, өстәлләрдәге ап-ак сервировкалы, мул табыннар үзенә тарта. Биредә туй итәсең икән, икенче көнне рәхәтләнеп “Килен ашы” да үткәрә аласың. Чөнки ашау мулдан әзерләнә, ризыклар да корьән ашына куярга ярый торган. “Табын хәзерләү өчен ризыкларны бары тик заявка белән генә кайтартабыз”, ди баш пешекче. Шуңа да сыйфатлы, яңа алар. Пирожныйлар исә янәшәдәге “Чәй йорты”ныкы. Сүз уңаеннан, бәлеш һәм башка төрле камыр ризыкларын “Чәй йорты”ннан пешертеп алырга мөмкин. Биим дисәң урыны, махсус гардеробы, иркен юыну, бәдрәф урыннары булган җирдә зур мәҗлесләр уздыру бик кулай. Никах, юбилей кичәләрен биредә оештырган кешеләр дә бик канәгать. Корпоративлар да күңелле үтә, бәяләр дә чыгыштырмача арзан. Банкет залына да искитмәле ремонт кергән. Машина кую өчен ашханәнең арткы өлешенә махсус тукталыш та эшләтеп куйганнар.

Ышанмасагыз, килегез, күрегез! Гомер бәйрәмнәрен, Яңа ел корпоративларын биредә үткәрегез, табыннарга кирәк ризыкларны биредә пешертегез, хөрмәтле райондашлар!

Уңган пешекчеләр Лида, Эльмира, Рәмзия апалар сезне һәрвакыттагыча тәмле ризыклар белән сыйлар! Һич үкенмәссез!

– Җәмәгать туклану предприятиесенең Чепья авылындагы ашханәсен дә ремонтладык бит әле, анда да гөрләтеп туйлар, мәҗлесләр, корпоративлар үткәрергә була, – ди җитәкчеләре, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин әфәнде. – Бар да райондашлар өчен эшләнә, шуңа күрә ашханәләребезнең, “Чәй йорты”бызның ишекләре һәркемгә дә ачык. Килегез, сыйланыгыз!”

Район үзәк ашханәсе барлык райондашларны да Яңа еллар белән тәбрик итә һәм Яңа ел корпоративларын үткәрү өчен үзенә дәшә! Күңелләрегезгә хуш килерлек бәяләр!Күңел ачар өчен иркен биләмә! Тыныч, аулак! Яңа ел табыннарына аш-су, тәмле ризыклар! Бәяләре кулай, рәхәтләнеп бәйрәм итәр өчен уңай вариант! Рәхим итегез! Балтач үзәк ашханәсенең адресы: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 32 нче йорт. Телефоны: 8-(84368)-2-51-93.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ашханә